

Башкортстанда массакүләм вакциналау дәвам итә. Республикага Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 2 205 618 кеше вакциналанган, 2 075 366 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 88,8 һәм 83,6 проценты).
Бу хакта оператив киңәшмәдә БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров планда билгеләнгән күрсәткечләргә 15 февральгә ирешер өчен вакциналау тизлеген арттырырга кушты.
–Шулай ук 11 гыйнвардан соң сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында чикләүләр һәм санитар нормалар үтәлешен тикшерүләрне көчәйтәчәкбез, – диде республика җитәкчесе.