Коронавирус
10 гыйнвар 2022, 13:07

Кайчан чигенәсең, зәхмәт?

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 124 046га җитте.

Кайчан чигенәсең, зәхмәт?Кайчан чигенәсең, зәхмәт?
Кайчан чигенәсең, зәхмәт?

 

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 124 046га җитте. Соңгы тәүлек эчендә 209 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 77 кеше әлеге чирдән дәвалана, алар арасында 52 пациент 60 яшьтәшн өлкән.
17 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 
4 729 кеше амбулатор рәвештә дәвалана, 3 729е – 60 яшьтән өлкән. 
Соңгы тәүлектә 303 терелгән. Барлыгы савыгучылар саны – 114 727. 
Кызганычка каршы, тәүлек эчендә 13 кеше COVID-19 дан вафат булды. Барлыгы корбаннар саны 4 513кә җитте, аларның 3 958е 60 яшьне узган булган. 
Бер тәүлектә 15 кешегә пневмония диагнозы куелган.

План буенча Башкортстанда Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш. Республикага Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан. 
Беренче компонент белән 2 205 618 кеше вакциналанган (тиешлеләнең 88,8 проценты). 2 075 366 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 83,6 проценты). 
Бер тәүлектә 2 708 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 914, икенче компонент белән - 1 794). 
212 643 граждан ревакциналанган. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас