

Мәкерле чир белән көрәш һаман дәвам итә, чөнки ул әлегә чигенергә уйламый. Шулай да күрсәткечләрдә уңай динамика күзәтелә, авыручылар саны кими.
Республика буенча бүгенге көндә ковид белән авыручылар саны 123 мең 837 кеше тәшкил итә. Ә яңа очраклар саны - 214.
Әлеге көндә стационарда барлыгы 77 авыру дәваланса, шуларның 54е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Шул исәптән 19ы – авыр хәлдә.
Барлыгы - 114 мең 424, тәүлегенә 334 кеше савыгып чыккан.
Кызганычка каршы, бу афәт күпме кеше гомерләрен өзә. Шул рәвешле, COVID-19дан 12 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 4 мең 500 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 3 мең 956сын 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.
Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 14 авыру теркәлеп, 78е терелеп, аякка баскан.
Республикага 2 млн. 914 мең 858 доза вакцина кайтарылган.
Беренче компонент белән 2 204 704 кеше вакцина ясаткан (тиешле халыкның 88,7% ы). Вакцинацияне тулысынча 2 073 572 кеше төгәлләнгән (83,5 % ы).
Тәүлек эчендә 4 162 кеше прививка эшләткән. Вакцина ясаткан 60 яшьтән олырак кешеләрнең гомум саны - 890 387.
Бүгенге көндә республикада ревакцинация үткән гражданнар саны 211 891 кеше тәшкил итә.