

Бүген, 8 гыйнварда, Уфада район хакимиятләре полиция һәм иҗтимагый хәвефсезлек үзәге вәкилләре предприятие һәм учреждениеләрнең коронавируска каршы чикләүләрнең ничек үтәлүен тикшерделәр.
Чараның максаты - халыкка, шулай ук объектларның хуҗаларына һәм арендаторларына эпидемиологик таләпләрне үтәүнең мөһимлеге турында кисәтү һәм искәртү булды. Рейдлар эре сәүдә үзәкләрендә, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә һәм коронавирус чикләүләре булган башка оешмаларда узды.
Бүген барлыгы 1038 оешма тикшерелде. Өч объектта чикләүләрне бозу очраклары ачыкланды. Шулай ук бу эш барышында халык, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар белән 680дән артык профилактик әңгәмә үткәрелде.