

Газизләребезне аямый шул...
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 123 179кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 229 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 97 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 79 пациент 60 яшьтән өлкән. 24 кеше авыр хәлдә, бер кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. 5181 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 353 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 372 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 113 435.
Тагын 6 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 466га җитте. Аларның 3 929ы 60 яшьне узган булган.
18 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 68 кеше аннан савыккан.
Барлыгы 209 139 кеше ревакцинация үткән.