Коронавирус
4 гыйнвар 2022, 12:09

Чир бәйрәм дип тормый

Яңа 239 авыру очрагы теркәлде.

Чир бәйрәм дип тормыйЧир бәйрәм дип тормый
Чир бәйрәм дип тормый

Бүгенге көндә хастаханәләрдә  112 кеше дәвалана, шуларның 28е авыр хәлдә, ясалма вентиляциядә 1 пациент. Амбулатор дәвалануда 5 449 кеше, соңгы тәүлектә 383 кеше савыккан. COVID-19дан 4 үлем очрагы теркәлде. Вафат булучылар 4 446 кешегә җитте. Соңгы көндә пневмония белән авыручылар саны 11. Пневмония белән авырган пациентларның 63 е савыккан.

Гомумән алганда, төбәккә Covid-19 дан 2,914,858 доза кайтарылган. Беренче компонент белән прививка ясатучылар 2 195 752 кеше (прививка ясатырга тиешле халыкның 88,4%). Вакцинацияне тулысынча тәмамлаучылар 2,060,915 кеше (ясатырга тиешле халыкның 82,9%). Көн дәвамында 3941 кеше вакцина ясаткан.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас