Коронавирус
3 гыйнвар 2022, 07:54

Бу елга да ияреп килде

Тагын ниләр күрсәтер инде?

www.dailyadvent.comwww.dailyadvent.com
www.dailyadvent.com

Ковид бу елга да ияреп килде...

Соңгы тәүлектә тагын 244 кешегә коронавирус диагнозы куелды. Шулай итеп, республикада бу чирне йоктыручылар исемлегендә бүген – 122476 кеше.

Әле 118 кеше дәваханәләрдә ята, аларның 25е – авыр хәлдә. Чирне  җиңелрәк үткәрүче 5591 кеше өйләрендә дәвалана, дип хәбәр итәләр Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Ни кызганыч, үлүчеләр саны да көн саен үсә. Соңгы тәүлектә бу исемлек тагын 13 кешегә артты...

Ковидны бары коллектив иммунитет белән генә җиңеп булачак, диләр табиблар. Бүген республикада 2194324 кеше прививканың беренче компонентын ясаткан, ә 2058402 кеше икесен дә эшләткән.

План буенча 2484667 кешегә вакцина ясату карала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас