

Бүген сәнәгать, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә эшләүче предприятиеләрдә коронавирустан вакциналау төгәлләнергә тиеш иде.
Әмма “Роспотребнадзор” инспекторларының 265 объектта 20 декабрьдән башлап үткәргән тикшерүләре бу мәсьәләдә эшләнеп бетмәгән якларны ачыклады. Әйтик, Сибайда һәм Дуван районында вакциналауның таләп ителгән дәрәҗәсенә ирешелмәгән.
«Тикшерү материаллары судка җибәрелде, юридик берәмлекләр административ җаваплылыкка тарттырылачак. Аларга штрафлар һәм предприятие эшчәнлеген туктатып тору яный », - дип хәбәр иттеләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә.
Предприятиеләрне тикшерү Яңа ел каникулларында да дәвам итәчәк.
Башкортстанның баш санитар табибы бу хакта тиешле боерыкка кул куйды.
«Без предприятиеләрне тикшерүгә принципиаль карыячакбыз, бу кеше гомерләрен саклап калуга бәйле бит. Без коллектив иммунитетны формалаштыру өчен кирәкле санны тәэмин итәргә тиеш», - ди “Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина.
Белүегезчә, 2021 елның 18 декабреннән предприятие җитәкчеләре, хезмәт хакын сакламыйча, вакциналанмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә хокуклы.