Коронавирус
30 декабрь 2021, 18:02

Мәскәүдә ковидка каршы прививканы балаларда сыныйлар

Азагы хәерле булсын инде...

Мәскәүдә ковидка каршы прививканы балаларда сыныйларМәскәүдә ковидка каршы прививканы балаларда сыныйлар
Мәскәүдә ковидка каршы прививканы балаларда сыныйлар

Мәскәүдә 400 балага препаратның клиник тикшеренүләре кысаларында коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ясалган. Бу хакта башкала мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова хәбәр итте. Барлыгы 700 яшүсмер вакцинация узу өчен кирәкле тикшеренүләр үткән, дип сөйләде ул "Россия-24" телеканалы эфирында.

Тулаем алганда, тикшеренүдә 3 мең бала катнашачак. Башлангыч нәтиҗәләр буенча вакцина куркынычсыз һәм нәтиҗәле дип табылган, дип хәбәр итте мэр урынбасары.

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, балалар вакцинасының клиник сынаулары ахырына якынлаша. Балалар өчен препарат формасы өлкәннәр өчен вакцина нигезендә булдырылган, бары тик анда вируслар дозасын киметкәннәр.

Чыганак: idel-tat.ru

inpromed.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас