

Республика буенча бүгенге көндә ковид белән авыручылар саны 120 мең 914 кеше тәшкил итә. Ә яңа очраклар саны - 304.
Әлеге көндә стационарда барлыгы 184 авыру дәваланса, шуларның 115е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Шул исәптән 59ы – авыр хәлдә, ясалма сулыш алдыру аппаратын 5 кеше куллана.
6 мең 131 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 375е терелеп, аякка баскан. Барлыгы 110 мең 258 кеше савыгып чыккан.
Кызганычка каршы, бу афәт күпме кеше гомерләрен өзә. Шул рәвешле, COVID-19дан 24 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 4 мең 341 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 3 мең 884е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.
Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 29 авыру теркәлеп, 122се савыгып, аякка баскан.
Агымдагы елның 28 декабренә төбәккә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен 2 735 658 доза вакцина кайтарылган.
Беренче компонент белән 2 178 664 кеше вакцина ясаткан (тиешле халыкның 87,7% ы). Вакцинацияне тулысынча 2 026 697 кеше төгәлләнгән (81,6 % ы).
Тәүлек эчендә 17 925 кеше прививка эшләткән (I компонент – 6 185, II компонент – 11 740). Вакцина ясаткан 60 яшьтән олырак кешеләрнең гомум саны - 890 387.
Бүгенге көндә республикада ревакцинация үткән гражданнар саны 201 664 кеше тәшкил итә.