

Республикада коронавируска каршы вакциналау дәвам итә. Бүгенге көндә 2 735 658 доза вакцина кайтарылган.
Вакцига ясатучылар көннән-көн арта. 28 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, беренче компонентны 2 178 664 кеше, ә икннчесен 2 026 697 кеше ясаткан. Бу, димәк, халыкның 87,7 һәм 81,6 процент дигән сүз. Бу саннар атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә әйтелде. Белүебезчә, аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиника регистратурасы яки «Госуслуги» порталы аша Башкортстанда урнашкан 179 вакциналаштыру пунктында алдан язылып була.
Башкортстанның сәламәтлек саклау Вице-премьеры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада 28 декабрьгә коронавирус белән авыручылар саны 120 914 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 эләктерүнең 304 яңа очрагы расланган. Барлыгы 110 258 кеше савыккан, шуларның 375е узган тәүлектә терелеп чыккан.