

Республикада ничә кеше коронавирус йоктырган?
Республикада барлыгы 120 289 кеше коронавирус йоктырган. Бүгенге саннар шуны белдерде.
Соңгы тәүлектә аларның саны 348гә арткан.
Стационарларда 220 кеше дәвалана, шуларның 162се - 60 яшьтән өлкәнрәк. Аларның 65е авыр хәлдә, берсе - ИВЛда.
Тәүлек эчендә - 399 кеше, ә барлыгы 109 489 кеше бу яман чирдән савыккан.
Соңгы тәүлектә ковидтан янә 22 кеше вафат булган. Үлүчеләрнең гомум саны 4 297 кешегә җитте, шул исәптән 60+ категориясендәгеләр - 3 865 кеше.
Республикада 1нче компонент белән 2 171 331 кеше вакциналанган, 2 013 029 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Ревакциналанган гражданнар саны - 199 452.