Коронавирус
24 декабрь 2021, 11:05

Омикрон-штаммны 110 илдә ачыклаганнар

Башта “дельта”-штамм белән куркыталар иде...

saransk.bezformata.comsaransk.bezformata.com
Фото:saransk.bezformata.com

Коронавирусның омикрон штаммы тиз арада дөнья буйлап тарала. Аны инде 110 илдә теркәгәннәр. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сайтында хәбәр ителә.  

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында COVID-19ны омикрон-штамм хакында күбрәк белер өчен төрле яклап тикшерүне дәвам итәбез диләр.

Галимнәр омикрон-штаммның  дельта-штаммга карата өстенлеге хакында белдерә, омикронның дельтага караганда таралу тизлеге югары.

Моңа кадәр Джо Байден омикрон-штамм Америкада таралу буенча беренче урынга чыкты, дип белдерде. Ул америкалыларны коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды, вакцинасыз госпитальгә эләгү яисә коронавирустан нәтиҗәсендәге өзлегүләрдән үлем хәвефе югарырак, дип кисәтте.  Вакцинаның бустер дозасының (ревакцинация дип аңларга кирәк) әһәмияте дә зур, ди Байден.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас