

Мәскәүдә яшәүче хатын коронавирустан дәваланганда кислород терапиясе вакытында тәмәке тартырга уйлаган һәм аның өстенә ут капкан. 72 яшьлек Лидия Геннадиевнаның тәненең 35% пешү белән дәваханәгә илткәннәр. Хатынның йөзе, башы, муены, гәүдәсенең өске өлеше җитди пешкән.
Каза күрүченең фатирына полиция отрядын юнәлткәннәр. Алар мәскәүле Лидия ханымның баллоннан кислород агымы чыккан вакытта тәмәке тартырга уйлавы аркасында шулай җитди пешүен аңлаган.
Медиклар аның гомере өчен бер атна буе көрәшсәләр дә, коткара алмаганнар.
Лидия Геннадиевна коронавирус йоктырган булган. Терелсә дә, табиблар аңа берникадәр вакыт терапияне дәвам итәргә киңәш иткәннәр. Моның өчен ул даими рәвештә махсус баллон аша кислород сулаган.
Чыганак: lenta.ru