

Бүген, 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрә.
Анда беренче сорау ковидка кагылышлы булды.
“Ни өчен башта ковидка каршы вакцинация ирекле дип әйтелде, әмма кайсыбер урыннарда ул мәҗбүри?” дигән сорау яңгырады.
“Мин мәҗбүри прививка ясау яклы түгел. 1998 елгы законны карарга кирәк. Анда халыкны иммун яклау турында сүз бара. Анда баш санитар табиблар, урыннардагы эпидемиологик хәлгә карап, хәвефле төркемдә эшләүчеләр өчен мәҗбүри вакцина кертә ала дип әйтелә. Бары вакцина белән генә коронавирус таралуны туктатып булачак. Бүген 70 миллионнан артык кеше прививка ясатты”, – диде Президент.
Президент чынлап та прививка ясатканмы дип тә кызыксынучылар бар. “Мин вакцина ясаттым дип әйткән иде. Бу дөрес хәбәр, – дип раслады Путин. – Беренчесендә бер үзгәреш тә сизмәдем. Икенчесендә тән температурасы 37,2гә кадәр күтәрелде. Әмма икенче көнгә барысы да яхшы иде. Минем танышлар да прививканы яхшы үткәрде”.
Коронавирус гомер өчен хәвефле. Шуңа имеш-мимешләргә түгел, ә белгечләр сүзенә колак салырга кирәк, дип киңәш итте ил җитәкчесе.
Әгәр хезмәткәрнең медотводы бар икән, бер җитәкче дә аны эштән җибәрә алмый, дип җавап бирде ул Мәскәүдән килгән мөрәҗәгатькә.