

“Булачак госпитальнең төзелеш мәйданы бүген шушындый хәлдә. Атна элек кенә биредә тигез басу булса, бүген инде “курай чәчәге” – дәваханә корпуслары тасвирлана”, – дип язган Рөстәм Афзалов социаль челтәрләрендә.
Госпиталь составына 40 бокска тәгаенләнгән йогышлы чирләр, реанимация, кабул итү -диагностика бүлекләре, экспресс-лаборатория керәчәк. Шулай ук дезинфекция бүлеге дә, кислород станциясе, үзенең дизель электр станциясе һәм газ котельнаясы эшләячәк.
“Шунысы да мөһим: объектны проектлаганда госпиталь биналарын эпидемиядән тыш вакытта инфекцион профильдә булмаган чирләрне дәвалар өчен кулланылачак. “Курай чәчәге”нең һәр “нуры” башкаларыннан автономияле рәвештә эшләячәк. Бу стационарны мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап кулланырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгели Сибай мэры.
Рөстәм Афзалов сүзләренчә, төзелеш мәйданының вертикаль планировкасы, газ һәм су челтәрләренә техник тоташу эшләре башкарылган инде. Вертолет мәйданчыгының нигезе тулысынча эшләнгән”.
Чыганак: bashinform.ru