Коронавирус
22 декабрь 2021, 10:34

Тиздән котылырбыз дип өметләнәбез

Алла боерса!

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Бүгенге көнгә республикада барлыгы 118 723 кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә. Соңгы тәүлектә вирус йоктыручылар саны 456 кеше тәшкил итте.

Стационарларда  254 кеше дәвалана, алар арасында 60тан узганнар саны – 177 пациент. 94 авыруның хәле катлаулы дип бәяләнә, 6 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Соңгы тәүлектә 483 кеше “таҗлы вирус”ны җиңеп, терелеп чыккан. Ә барлыгы 107 779 кеше терелеп чыккан.

COVID-19дан 25 үлем очрагы теркәлгән. Барлыгы ковид аркасында 4 218 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Республикада Сovid-19 дан вакцинация планы – 2 484 667 кеше (өлкән яшьтәге кешеләрнең гомум саны - 3 105 836 кеше).

Башкортстанга барлыгы 2 735 658 доза вакцина кайтарылган.

1 компонентны 2 148 519 кеше  кадаткан (вакцинация ясатырга тиешле халыкның 86,5%).

1 һәм 2 компонент белән 1 978 261 кеше вакцинация үткән (вакцинация ясатырга тиешле халыкның 79,6%).

191 456 кеше ревакцинация ясатып өлгергән.

Соңгы тәүлектә 16 287  (1 компонент – 6 470, 2 компонент – 9 817) кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Республикада  60 яшьтән өлкәнрәк 890 387  башкортстанлы  яши. Шуларның 558 929ы коронавируска прививканың 1 компонентын ясаткан. 512 516 кеше 1 һәм 2 компонентны  кадаткан.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас