Коронавирус
19 декабрь 2021, 15:02

Соңгы саннар

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 117 293 кешегә җитте.

Соңгы саннарСоңгы саннар
Соңгы саннар

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 117 293 кешегә җитте. Соңгы тәүлек эчендә тагын 491 кешедә инфекция ачыкланган. 
Республика дәваханәләрендә 280 кеше дәвалана, алар арасында 189 пациент 60тән өлкәнрәк. 79 кешенең хәле авыр, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 6 547 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 152 кеше 60 яшьтән өлкәнрәк. Соңгы тәүлектә 473 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 106 320. 
Кызганычка каршы, 25 кеше соңгы тәүлектә якты дөнья белән хушлашкан. Гомум корбаннар саны — 4 146. Аларның 3 741е – 60 яшьне узган.

41 кешегә пневмония диагнозы куелган, 87 кеше пневмониядән савыккан. 
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайтарылган. 
Беренче компонент белән 2 131 733 кеше вакциналанган (85,8 процент). 1 953 476 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (78,5 процент). 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас