Коронавирус
18 декабрь 2021, 15:00

Әгәр вакцина ясатмасаң...

Хезмәткәрләр эштән азат ителә башлый.

doctor-96.rudoctor-96.ru
Фото:doctor-96.ru

Республикада бүгенге көннән, 18 декабрьдән алып, коронавируска каршы вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән азат итә башлыйлар.

Башкортстанның баш санитар табибы Анна Казакның кайбер категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинацияләү турындагы карары тулы көченә керә. Димәк, эш бирүчеләр хезмәт хакын сакламыйча эш урынына квалификациясез хезмәткәрләрне кертмәскә хокуклы.

Документтан күренүенчә, мәҗбүри вакцинация үткәрелергә тиеш: медицина,  мәгариф тармагы, социаль хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсе, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә, Уфа аэропортында ил чиге аша уздыру пунктларында эшләүчеләргә, хәрби хезмәткәрләргә, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсе вәкилләренә, финанс оешмаларының клиентлар белән эшләү бүлекләре һәм почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләренә.

11 ноябрьдән әлеге исемлеккә сәнәгать, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсе хезмәткәрләре, шул исәптән гражданлык-хокукый килешү нигезендә эшләүче хезмәткәрләр дә өстәлде.

Эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрне вакцинацияләүне оештыру өчен берничә ай вакыт бар иде. Инде 20 декабрьдән үк төбәк кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре югарыда санап үтелгән предприятиеләргә тикшерүләр белән чыгачак. Карар үтәлмәгән очракта, эш бирүчегә карата административ беркетмә төзеләчәк. Ә суд юридик шәхескә штраф яки предприятие эшчәнлеген туктатып тору турында карар кабул итәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, предприятиедә хезмәткәрләрнең 80% тан да кимрәк проценты прививка ясатылган булса, юридик шәхесләргә штраф күләме 200 меңнән 500 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас