

Башкортстанның 54 районыннан Covid-19га каршы вакцина ясату буенча планны 13 район үтәгән дә инде. Бу исемлектә -Бүздәк, Чишмә, Чакмагыш, Әлшәй, Стәрлебаш, Кушнаренко, Миякә, Караидел, Бакалы, Дүртөйле, Тәтешле, Дәүләкән, Калтасы. Тагын 5 район – Шаран, Бишбүләк, Аскын, Гафури, Ишембай аларга якынлаша.
Ә Сибай, Октябрьск, Межгорье, Бөрҗән, Белорет районнарында вакциналаштыру проценты түбән булып кала.
Агымдагы елның 18 декабренә төбәккә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен 2 735 658 доза вакцина кайтарылган.
Беренче компонент белән 2 128 703 кеше вакцина ясаткан (тиешле халыкның 85,7% ы). Вакцинацияне тулысынча 1 949 295 кеше төгәлләнгән (78,5% ы), шул исәптән Спутник Лайтны 259 734 кеше казаткан.
Тәүлек эчендә 13 226 кеше прививка эшләткән (I компонент – 4 961, II компонент - 8 265). Вакцина ясаткан 60 яшьтән олырак кешеләрнең гомум саны - 890 387.
Бүгенге көндә республикада ревакцинация үткән гражданнар саны 179 292 кеше тәшкил итә.
Төбәкнең барлык вакцинациналаштыру пунктларында да РФ территориясендә теркәлгән дүрт вакцина – Спутник V, Спутник Лайт, ЭпиВакКорона, КовиВак бар. Башкортстанда 179 вакциналаштыру пункты, шул исәптән мобиль пунктлар да эшли.