

Бүген ковидның яңа штаммы омикрон дөньяны яулап килә. Аның турында әлегә мәгълүмат аз.
Башкорт дәүләт университетының микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдире Марсель Тойгынов та, без әле бу штамм турында аз хәбәрдарбыз, ди. Әмма шунысы билгеле: бу чирнең инкубация чоры кыска, аның тиз арада пневмониягә әйләнеп китү очраклары теркәлгән, дип сөйләде ул. Тән температурасы 38 градус тирәсе тора. Һәм ковидның башка төрләре белән чирләп терелүчеләр аны җиңелрәк үткәрә.
“Вирус үзенең сыйфатларын, тышчасын үзгәртеп тора. Шуңа без яңа штаммнан тулысынча саклана алмыйбыз. Әмма үзебезне үзебез сакларга тиешбез. Маска кию, кулларны юу – теләсә кайсы вирустан саклануның тикшерелгән алымы. Һәм, әлбәттә, вакцинация. Ул вирустан яклый яки чирне җиңел кичерергә ярдәм итә. Бу авырган кешенең антитәнчекләре аны "Омикрон"нан саклавы турында сөйли”, – ди профессор.
Вирустан тулысынча качып котылып булыр идеме дигән сорауга Марсель Марат улы болай диде: “Юк. Алар Җирдәге иң гади, иң вак организмнар. Әмма кайсыбер чакта алар кеше контроленнән чыга”.