

Эт өрә тора, кәрваннар йөри тора, диләр. Шуның шикелле, ковидның яңа штаммнары тарала дип сөйләп торуга карамастан, кайсыберәүләр чит илләргә йөрүдән туктарга ашыкмый. Яңа ел каникулларын чит илдә үткәрүчеләр булуы да көн кебек ачык.
“Тиздән кешеләр отпускларга китәчәк. Шуңа бездә омикрон штаммы таралуның артуы ихтимал”, – дип кисәтте вице-премьер Татьяна Голикова. Әле илдә 20гә якын кешедә бу вирус ачыкланган. Ә дөнья буенча инде 74 илгә таралырга өлгергән ул. Көньяк Африка республикасы экспертлары бәяләвенчә, “омикронлы” бер кеше 3-3,5 кешегә чир йоктырырга мөмкин. Ә “дельта” буенча бу күрсәткеч – 0,8 процент.
Әлегә безнең республикада яңа штамм ачыкланмады. Шулай да бар дөньяда ишекләр ачык булганда уяулыкны югалтмау мөһим. Бигрәк тә имин булмаган төбәкләрдән кайтучыларга хәзер кагыйдәләр катгыйлана. Илнең Баш санитар табибының карарына ярашлы, Уфа халыкара аэропортына имин булмаган илләрдән килгән барлык гражданнар 14 көнгә изоляцияләнергә һәм ике тапкыр лаборатор тикшеренү узарга тиеш.
“Карантин мәҗбүри булып тора. Баш санитар табиб фәрманын үтәмәү административ эш кузгатуга китерә”, – ди Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсенең булек җитәкчесе вазифасын башкаручы Елена Шакирова.
Уфа аэропортында коронавируска лаборатор тикшерү пункты урнаштырылган. Анализ тапшыру имин булмаган илләрдән килгәннәр өчен мәҗбүри һәм бушлай. Экспресс-тест нәтиҗәсе 20 минут эчендә әзерләнә.
Карантин өчен обсерваторлар җәелдерелгән. Омикрон таралган илләрдән килгән һәркемне изоляциягә обсерваторга урнаштырырга тиешләр.