

Бәлагә тарыма, тарысаң - арыма!
Соңгы тәүлектә 498 вирус йоктыручы теркәлгән. Барлыгы - 115 318. Дәваханәләрдә 328 кеше кала, 206 пациент 60 яшьтән өлкәннәр. Шуларның 90ы авыр хәлдә, 3се механик вентиляциядә.
Амбулатор дәвалануда 6 484 кеше, 4 194 пациент өлкән кешеләр. COVID-19дан 28 үлем очрагы теркәлгән. Гомумән, 4 044, 60 яшьтән өлкәннәр 3 646 кеше.
Пневмония белән авыручылар саны 59, савыгучылар 95.
Гомумән, Башкортстан 2,735,658 доза Covid-19 вакцинасы алган. 1 компонент белән вакцинацияләнүчеләр - 2,101,424 кеше (прививкаланырга тиешле халыкның 84,6%).
Вакцинация тулысынча тәмамланган (1 һәм 2 компонент) - 1 910 652 кеше (тиешнең 76,9%). Көн дәвамында 21,806 кеше вакцина ясаткан. (1 компонент - 8 141, 2 компонент - 13 665). 60 яшьтән узган халыкның гомуми саны - 890 387. 60 яшьтән өстәге кешеләр арасында вакцина кадатучылар : 1 компонент - 545 324 кеше, 2 компонент - 493 675 кеше.