Коронавирус
14 декабрь 2021, 05:18

COVID-сертификатны ничек алырга?

Бу мәсьәләдә мөһим яңалык бар.

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Русиядә уңай ПЦР-тестлар һәм коронавирустан антитәнчекләре булганнарга COVID-сертификатны бер елга бирәчәкләр. ПЦР тестсыз, әмма антитәнчекләре булганнарга – ярты елга. Б хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Аның сүзләренчә, уңай ПЦР тестлы кешеләргә 2021 елның 1 гыйнварыннан соң   COVID-19ны үткәргән  дигән документ бирер өчен антитәнчекләргә анализ тапшырырга тәкъдим итәчәкләр.

“Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр барлыгы турында анализ булган хәлдә, кешегә ковид кичергән дигән документ биреләчәк. Документ бер ел гамәлдә булачак”, – дип Татьяна Голикова сүзләрен китерә РИА Новости.

ПЦР-тестлар тапшырмаган, дәваханәләргә мөрәҗәгать итмәгәннәр, әмма шул ук вакытта антитәнчекләр барлыгын, коронавирусны кичерүләрен белүчеләргә дә  антитәнчекләргә тест бирергә  (арытаба бу мәгълүматларны Сәламәтлек саклау министрлыгы системасына  һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталына  үз ирке белән тапшыру ризалыгы белән) тәкъдим ителәчәк. Бу гражданнарга шулай ук чирне кичергәннәр дигән документ рәсмиләштереләчәк, аның гамәлдә булу срогы – ярты ел.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас