

Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб хәбәр итүенчә, Русиядә аны йоктыру саны 10 миллионнан арткан – 10 016 896 очрак.
Евгений Тимаков сүзләренчә, коронавирус йоктыруның әлеге дулкыны кимүгә таба бара, моны белгечләр дә фаразлаган. Әмма кинәт кенә омикрон-штамм тарала башласа, хәл кискен үзгәрергә мөмкин.
10 декабрьдә Русиядә коронавирусның 4 үзара бәйсез тулы геномлы омикрон-штаммны ачыклаган. Аларны төрле илләрдән кайткан 4 туристта ачыклаганнар. Моңа кадәр Роспотребнадзор ЮАРдан кайткан ике кешедә омикрон-штаммны ачыклаган иде.
Тимаков сүзләренчә, омикрон-штамм ачыкланган туристларның дүртесе дә хәвефсез. Чөнки илгә кайтканнан бирле алар изоляциядә.
12 декабрь мәгълүматларына ярашлы, Русия буенча инфекцияне барлыгы 8 741 355 кеше җиңгән. Пандемия башыннан 289 483 кеше коронавирус корбаны булган.
Чыганак: lenta.ru