Коронавирус
12 декабрь 2021, 10:56

Тикшерүләр дәвам итә

Коронавирус чире таралуга каршы чикләүләр кертелгәннән соң Уфада 80 меңнән артык тикшерүләр үткәрелгән.

Тикшерүләр дәвам итәТикшерүләр дәвам итә
Тикшерүләр дәвам итә

Коронавирус чире таралуга каршы чикләүләр кертелгәннән соң Уфада 80 меңнән артык тикшерүләр үткәрелгән.

Халык күпләп йөри торган кулланучылар базары, мәдәният, спорт объектлары, башка предприятиеләр һәм оешмаларда әлеге чикләүләрнең үтәлешн тикшергәннәр.

11 декабрьдә башкалада 129 мобиль төркем эшләгән. Алар тарафыннан 1,2 мең объект тикшерелгән. Рейдлар бөтен оешма һәм предприятиеләрдә дә тиешле чаралар үтәлүен күрсәткән. Шулай да кибет хезмәткәрләре һәм сатып алучылар арасында битлек килмәүчеләр очраган. Мәсәлән, Калинин районында “Пятерочка” һәм “Светофор” кибет челтәрләрендә. Аңлату эшләре башкарылган, предприятие җитәкчелегенә мондый хәлнең кабатланырга тиеш түгеллеге хакында уведомление бирелгән.

Барлыгы ковидка каршы чикләүләр кертелгәннән бирле 80нән артык тикшерү үткәрелгән. 2 мең кагыйдә бозу, 1,7 мең протокол теркәлгән.

Тикшерүләрнең төп максаты оешмаларны ябу түгел, ә халыкны вакцина ясатырга өндәү, үз вакытында ревакцинация ясаттыру, битлек һәм социаль дистанция кагыйдәсен сакларга өйрәтү. Болар барысы да ахыр чиктә коллектив иммунитетын булдыруга булыша.

Патруль төркемнәре көн саен район хакимияте, полиция, җәмәгать хәвефсезлеге үзәге, янгыннан саклау идарәлеге һәм башка оешма хезмәткәрләреннән туплана. Алар хезмәткәрләрнең һәм оешмага килүчеләрнең сертификатларын тикшерә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас