Коронавирус
11 декабрь 2021, 10:18

Сирәк очрый торган тест-система бүләк иткән

Коронавирустан дәвалаганда бу җиһазның әһәмияте югары. 

Сирәк очрый торган тест-система бүләк иткәнСирәк очрый торган тест-система бүләк иткән
Сирәк очрый торган тест-система бүләк иткән

Владимир Сенин табиблар белән аралашканда биргән вәгъдәсен үтәде. Депутат дефицитлы медицина приборы – экспресс-коагулометрны  Уфаның Дим бистәсендәге ковид-госпиталь табибларына тапшырды. Республика медицинасы өчен сирәк булган бу  аппарат санаулы секундларда авыруның каны оешуы тизлеген ачыкларга  һәм оператив рәвештә дәвалау схемасын төзергә мөмкинлек бирә. Ә бу ковидлы авыруларда тромблар барлыкка килүне ачыкларга булыша. Табиблар сүзләре буенча, экспресс-коагулометр реанимациядә, шулай ук махсуслаштырылган  COVID-роддомда кулланылачак.

“Көн саен кылган батырлыгыгыз  – кеше гомерләрен коткарганыгыз өчен чын күңелдән сезгә рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Владимир Сенин яңа корылманы тапшырганда. – Бераздан пациентларыгыз саны кимер дип ышанам”.   

Депутат арытаба хеәмәттәшлеккә өмет итеп, Дим бистәсенең шәһәр клиник дәваханәсе өстендә формаль булмаган депутат шефлыгы алуын белдерде.  

Хастаханәнең баш табибы Фәнил Шәмигулов Владимир Сенин бүләгенә җавап итеп башкорт музыкаль коралы – курай – тапшырды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас