Коронавирус
11 декабрь 2021, 13:17

Китмәскә дип килде бугай...

Туганнарыгыз арасында ковид белән чирләүчеләр булдымы?

pikabu.rupikabu.ru
Фото:pikabu.ru

Бүгенге көнгә коронавирус йоктыручылар саны 113 238гә җитте.

Соңгы тәүлектә вирус йоктыру очраклары – 559. Стационарларда 372 кеше дәвалана. Шул исәптә 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны – 242 кеше.

Шуларның 101е авыр хәлдә ята. 5 авыру – ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

 

6623 кеше өйләрендә дәвалана. Шуларның 4 421е 60 яшьтән өлкәнрәк.

Соңгы тәүлектә 623 кеше терелеп чыккан.
Барлыгы исә пандемия башланганнан алып  102 324 кеше таҗлы вирусны җиңгән.

Соңгы тәүлектә COVID-19 дан 29 кеше үлеме теркәлгән. Барлыгы үлүчеләр саны –  3 919 кеше.

Башкортстанда COVID-19 дан вакцинация планы  – 2 484 667 кеше. (өлкәннәрнең гомум саны – 3 105 836).

Республикага барлыгы   2 735 658 доз ковидка каршы вакцина кайтарылган. 1 компонент белән 2 079 048 кеше (вакцинация ясата  ала торган кешеләрнең 83,7%) вакцинация үтсә, 1 һәм 2 компонентны ясату эшләрен 1 873 722 кеше (вакцинация ясата  ала торган кешеләрнең 75,4%) тәмамлаган.   
 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас