Коронавирус
11 декабрь 2021, 16:55

Бу илләрдән Русиягә керү тыелган

Дөрес адым.

koronavirus.centerkoronavirus.center
Фото:koronavirus.center

РФ хөкүмәте коронавирусның омикрон штаммы таралу куркынычы  аркасында  Русиягә 10 илдән керүне тыйды. Моңа кагылышлы карарны Михаил Мишустин имзалаган. Ул хокукый мәгълүмат порталында басылган.

Шулай итеп, Ботсвана, Зимбабве, Лесото, Мадагаскар, Мозамбик, Намибия, Танзания, Эсватини, ЮАР һәм Гонконгның махсус  административ бер районыннан илебезгә керү тыелган. Моңа кадәр Русиягә керү буенча кабул ителгән чикләүләр  дипломатлар һәм хезмәт паспортлары хуҗаларына, шулай ук диңгезчеләргә, самолет экипажларына, машинистлар һәм проводникларга кагылмый иде.

10 декабрьдә Сколководагы Фән һәм технологияләр  институты профессоры, молекуляр биолог Георгий Базыкин Русиядә коронавирусның омикрон штаммы аркасында яңа эпидемия башланырга мөкин, дип белдерде. Белгеч сүзләре буенча, омикронның Африкада  һәм Бөекбританиядә таралу динамикасын исәпкә алганда, ул тиз арада дельтаны  кысрыклап чыгарга мөмкин.

Русиядә яңа штамм учагы кабынган очракта  дельта бер  атна яисә ай дәвамында юкка чыгарга мөмкин.  

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас