Коронавирус
10 декабрь 2021, 09:25

“Ковид” дигән сүзне кайчан онытырбыз?

Республикада һаман чирлиләр әле...

“Ковид”  дигән  сүзне  кайчан  онытырбыз?“Ковид”  дигән  сүзне  кайчан  онытырбыз?
“Ковид” дигән сүзне кайчан онытырбыз?

Ничә айлар инде  “COVID-19” белән янәшә яшибез, зәһәр чир әле беребезне, әле икенчебезне кармагына каптыра. Кемдер терелеп, аякка баса, кемдер бу зәхмәткә бирешеп, күзләрен мәңгелеккә йома.

Бүгенге көндә республика стационарларында ковидтан 393 кеше дәвалана, шуларның 60 яшьтән өлкәнрәге – 252 кеше.

Авыр хәлдә булганнар да бар, мондыйлар 102. 7 кеше ИВЛда. Соңгы тәүлектә тернәкләнгән  621 кеше дәваханәдән чыгарылган.

    Алдагы көннәрдә, айларда чир эләктерүчеләр азаер дип өметләник.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас