Коронавирус
10 декабрь 2021, 10:55

Анна Казак ни диде?

Башкортстанның баш санитар табибы  антиваксерлар турында  фикерен әйтте.

Анна Казак ни диде?Анна Казак ни диде?
Анна Казак ни диде?

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча җитәкчесе  Анна Казак  чикләүче чараларга һәм коронавирус инфекциясеннән   прививка ясатуга каршы булучыларга  аларның конституциядә каралган хокуклары бозылу турында белдермәскә, ә илнең Төп Законын игътибар белән укырга киңәш итте.

"Конституцияне  аерым бүлекләрен түгел, ә тулысы белән укырга кирәк. Русия Федерациясе субъектлар белән бергә халыкта  үз сәламәтлеген саклау буенча культура  тәрбияләргә тиеш. Конституциянең 55  маддәсе  дәүләткә нинди дә булса чикләү чаралары, шул исәптән җәмгыять сәламәтлеген саклау өчен кирәк булса,  ирек буенча да кертү хокукы бирә”,  - дип белдерде Анна Казак БСТ телеканалында «Интервью» программасында.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүген Башкортстанда COVID-19 авыруы буенча хәл тотрыклы. Үсеш соңгы  айда сизелми.  Эпидемиологлар бәяләвенчә, бу берничә фактор белән бәйле: вакцинацияләүнең югары дәрәҗәсе һәм чикләү чаралары кертү.

Фото: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас