Барлык яңалыклар
Коронавирус
9 декабрь 2021, 12:51

Фотога карап штраф салалар

Эшләр харап икән...

Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Шушы көннәрдә 11октябрьдән алып тәүге тапкыр тәүлегенә ковид йоктыруның иң түбән күрсәткече теркәлгән – вирус йоктыруның 611 очрагы. Пандемия башланганнан алып коронавирус диагнозы 111 517 кешегә куелган, шуларның 100 меңнән артыгы терелгән. Әле 7,2 меңгә якын кеше таҗлы вирустан дәвалана, шуларның 440ы стационарларда ята, 100 пациентның хәле авыр дип бәяләнә. 6,8 меңләп авыру өйләрендә дәвалана.

Әйткәндәй, маска кимәгән өчен хәзер фото буенча да штраф салырга мөмкиннәр. Русиянең Югары суды битлек режимын бозучылар эшләре  буенча тикшерү  эшләре ачып тормаска да мөмкин дип белдерде.  Протокол белән фотофиксация дә җитә, диләр ведомствода.

Коронавирус  даими рәвештә мутацияләр кичерә. Шул рәвешле “дельта-штамм” барлыкка килде. Хәзер безне “омикрон-штамм” белән куркыталар.  Германия вирусологы Сандра Кизек коронавируска каршы вакцинациядән соң барлыкка килгән антитәнчекләр яңарак таралган омикрон штаммынан сакламый, дигән фикердә. Кыскасы, ковид һаман тынычланырга ирек бирми әле...

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: