Барлык яңалыклар
Коронавирус
7 декабрь 2021, 17:45

Вакциналы да, бүләкле дә буласың

Ишембай районында вакцина ясату пункты нәтиҗәле эшли.

Вакциналы да, бүләкле дә буласың
Вакциналы да, бүләкле дә буласың

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен вакцина ясату пунктлары үз эшен дәвам итә. Ул 28 октябрьдән алып «Бердәм Русия» партиясенең «Өлкәннәр турында кайгырту» акциясе кысаларында оештырылган. Бу чорда пунктларда барлыгы 7928 кеше прививка ясаткан.

Бүгенге көндә коронавирустан вакцина ясатуның махсус пунктлары республиканың һәр шәһәрендә һәм районында диярлек ачылган. Мисал өчен, Ишембай районында бу пунктта 1372 пенсионер прививка ясаткан инде.

Ишембай пунктында акция барышында пенсионерларга 150дән артык «Сәламәтлек посылкасы» тапшырылган, антисептиклар һәм битлекләр белән белән 100 пакет бирелгән, биш тонометр, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы булегеннән 10 бүләк һәм 10 азык-төлек җыелмасы уйнатылган.

Ишембай район үзәк дәваханәсенең табиб-методисты Людмила Васильева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә район территориясендә халыкның 75 %ы вакцинацияне тулысынча төгәлләгән.

Өлкән кешеләр вакциналаштыру буенча махсуслаштырылган пунктка актив йөри. «Сәламәт пәнҗешәмбе» акциясендә һәм призлар уйнатуда даими катнашалар.

Вакцинациягә язылырга һәм якындагы пунктның адресын өлкән яшьтәге гражданнар «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең ярдәм» колл-үзәге аша, эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә бушлай 8-800-289-03 номеры буенча белә ала.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: