

Коронавирусның яңарак барлыкка килгән “омикрон” штаммы тере вакцина булырга мөмкин. Һәрхәлдә, вирусолог, В. А. Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институтында лаборатория мөдире Петр Чумаков шулай дип исәпли.
“Бәлки, табигать коронавируска каршы тере вакцина булдыргандыр дигән оптимистик фикер бар. Ягъни, бу вирус белән чирләп терелгән кешеләр ковидның калган төрләренә каршы тора алачак”, – ди белгеч.
Әгәр бу фараз чынга ашса, кешелек локдауннардан, чикләүләрдән котылачак. Әмма әлегә омикронның калган штаммнарны кысрыклап чыгара алырмы икәнлеге билгесез.
Шунысы ачык: экспертлар фикеренчә, коронавирусның бүтән штаммнары белән чирләп терелүчеләр дә һәм прививкасы булганнар да омикронны йоктырырга мөмкин.