Барлык яңалыклар
Коронавирус
7 декабрь 2021, 17:10

Кайчан котылабыз инде?!

Мәкерле чир - күрсәткечләрдә.

Кайчан котылабыз инде?!
Кайчан котылабыз инде?!

Әлеге көндә таҗлы вирус үз һөҗүмен дәвам итә, кызганычка каршы авыручылар, үлүчеләр саны кимеми. Республика буенча бүгенге көндә ковид белән авыручылар саны  110 мең 906 кешегә җиткән. Ә яңа очраклар саны  - 624 тәшкил итә.

Әлеге көндә стационарда барлыгы 453 авыру дәваланса, шуларның 297се - 60 яшьтән өлкәнрәкләр.  Шул исәптән 96сы – авыр хәлдә, ясалма сулыш алдыру аппаратын 10 кеше куллана.

6 мең 828 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 626сы терелеп, аякка баскан. Барлыгы 99 мең  835 кеше савыгып чыккан.

Кызганычка каршы, бу афәт күпме кеше  гомерләрен өзә. Шул рәвешле, COVID-19дан 26 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 3 мең 790 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 3 мең 401е 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.

Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 61 авыру теркәлеп, 75е савыгып, аякка баскан.

Ковидтан вакцина ясау планы  - 2 484 667 кеше (олыларның гомум саны - 3 105 836 кеше).

Республикага Covid-19дан 2 млн. 661 мең  758 доза  вакцина кайткан. Барлыгы 1 млн. 810 мең 837 кеше аны ясаткан.

Тәүлек эчендә 19 мең 553 кеше (беренче компонентны – 6 мең 975, икенчесен 12 мең 578 кеше) вакцинация үткән.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: