Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, Башкортстанда бүгенге көндә барлыгы 110 282 кешедә коронавирус теркәлгән. Яңа очраклар 632 кешедә ачыкланган. Стационарларда 450 кеше дәвалана. Шуларның 296ы яше – 60тан өстә. Кызганычка каршы, 81 коронавируслы пациентның хәле авыр дип бәяләнә. 8 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган. 6859 башкортстанлы бүгенге көндә өйләрендә амбулатор рәвештә дәвалана. Шуларның 4661- 60 яшьтән өлкәнрәк. Соңгы тәүлектә 639 кеше терелеп чыккан. Барлыгы исә 99 209 кеше коронавирусны җиңгән дип исәпләнә. Соңгы тәүлектә COVID-19дан 36 кеше гомере өзелгән. “Таҗлы” вирус аркасында барлыгы 3377 кеше мәңгелеккә күзләрен йомган. COVID-19дан вакцинация планы Башкортстанда – 2 48 667 кеше (республикада өлкән яшьтәгеләрнең гомум саны – 3 105 836 кеше). Башкортстанга барлыгы 2 514 683 доза вакцина кайтарылган. Вакцинацияне тулысынча (1 һәм 2 компонент белән) 1 722 936 кеше тәмамлаган.