Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 декабрь 2021, 22:01

Радий Хәбиров югары әзерлек турындагы режимга янә үзгәрешләр кертте

Алар нидән гыйбарәт?

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Документның яңа редакциясенә ярашлы, COVID-19  диагнозы расланганнар, яисә ковид шикләнелгән гражданнар һәм коронавируслы авырулар белән элемтәдә булганнар өчен мәҗбүри үзизоляция  режимы билгеләнә.  Бу соңгы 6 ай эчендә ковид белән авырганнар (әлеге вакытта чир симптомнары булмаган очракта)  яисә тулы вакцинация үтүчеләргә кагылмый.

“Башавтотранс” компаниясе һәм шәхси ташучылар, такси хезмәтләре тәүлегенә ким дигәндә ике тапкыр пассажирлар салоны өслеген вируска каршы препаратлар белән эшкәртергә  һәм салон идәнен юарга бурычлы.

Тимер, авто- һәм аэровокзалларда, аэропортларда, елга портларында кеше турыдан-туры кагыла торган өслекләр  тәүлегенә ике тапкыр эшкәртелергә тиеш.

Хәрби хезмәттәгеләр, аларныд гаилә әгъзалары, РФ Кораллы көчләрнең гражданнар персоналы вакцинация үтүне яисә соңгы 6 ай эчендә коронавирус кичерүләрен  медицина оешмасы биргән сертификат (белешмә) рәвешендә раслый ала.

Балалар уен бүлмәләре (балалар күңел ачу үзәкләре) эше рөхсәт ителә. Анда паспорт яисә шәхесне раслаучы башка берәр документ белән бергә коронавируска каршы вакцинация үтүне (соңгы 6 ай эчендә ковид белән авыруны / вакцинациядән медотвод  барлыгын (ул кире нәтиҗәле ПЦР-тест  белән генә гамәлдә була ала) )  раслаучы сертификатны (белешмәне) күрсәтеп керергә мөмкин.  Бу кагыйдә 18 яшькәчә балаларга кагылмый.
Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: