Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 декабрь 2021, 00:59

Омикрон-штаммны алып кайтканнардыр инде

Шунысы гына җитмәгән иде...

tvzvezda.ru
Фото:tvzvezda.ru

Көньяк Африка республикасыннан кайткан өч русиялене Сергиев Посадтан Талдомда урнашкан обсерваторга урнаштырганнар. Аларда ОРВИ билгеләре пәйда булган.  Бу хакта RT Telegram-каналы, Ярославльдә яшәүче Юлия Деминага сылтанып, хәбәр итә.  Юлия Демина Африкадан  махсус оештырылган рейс белән кайткан.

“Температурам күтәрелгәнгә күрә мине ашыгыч ярдәм беләникенче урынга күчерергә булдылар. Мине һәм тагын ике кешене. Аларның да тән температурасы югары”, – дип язган ул үзенең Instagram челтәрендә.

Моңа кадәр Роспотребнадзорда  ЮАРдан кайткан 9 русияленең ПЦР-тестлары уңай нәтиҗә күрсәткән дип хәбәр иттеләр. Әле бу туристлар йоктырган коронавирусның штаммын ачыклыйлар. COVID-19 белән авыручылар арасында балалы  йөкле хатын да бар.

ЮАРдан кайтучылардан ПЦР-тестлар 4 декабрьдә алынган. Алар аерым паспорт контроле үткән. Моннан соң коронавирусның яңа омикрон-штаммы таралуга юл куймас өчен аларны  Сергиев Посад шәһәрендәге пансионатка урнаштырдылар. Инфекция ачыкланган кешеләрне обсерваторга алып киткәннәр.

Әле беркөнне генә  омикрон-штамм безгә килеп җитәр микән дип шөбһәләндек. Килеп җитү генәме? Дельта-штаммны кысырыклап чыгарыр да бар дөньяны басар. Котылып булмас ахры бу зәхмәттән...

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: