Коронавирус
6 декабрь 2021, 05:28

Бәйрәмгә маскасыз барырга ярыймы?

Корпоративта матур буласың килсә, нәрсә эшләргә?

news.myseldon.comnews.myseldon.com
news.myseldon.com

Бүген маскалар көндәлек киемгә әйләнде: урамга чыгасы булса, инде үзебез дә сизмәстән, куллар битлеккә үрелә.

Әмма бәйрәмдә дә маска киеп йөрисе килми бит әле. Тиздән яңа ел корпоративлары җитә. Аларга да битлек киеп барасы булырмы икән?

Бу уңайдан табиб-инфекционист Евгений Тимаков үзенең киңәшләрен биргән. Аның әйтүенчә, әгәр бәйрәмдә маска киеп йөрисегез килмәсә, дымландыручы яки интраназаль тамчылар кулланырга мөмкин.

“Дымландыручы һәм танауның лайлалы катламын уратып алучы препаратларның төрлесе бар. Алар, вирус таралмасын өчен, биоэлпә барлыкка китерә”, – ди Тимаков.

Танауның лайлалы катламы кибүгә юл куймаска кирәк. Шуңа тамчыларны корпоративка барыр алдыннан да, кайткач та куллану мөһим. Икенче тапкыр кулланыр алдыннан борынны тозлы эремә белән чайкатырга кирәк, дип киңәш итә табиб.

“Әгәр томау төшкән кебек булса, үзегезне яхшы хис итмәсәгез, тамагыгыз авыртса яки арыган кебек тойсыгыз, иң яхшысы – корпоративка йөремәү. Чөнки бүген бар кешедә дә коронавируска иммунитет юк. Аннары барысының да прививка эшләткән булуы да икеле”, – дип аңлата эксперт.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас