

Республикада бүгенге көндә 109 650 кешедә коронавирус диагнозы расланган, алар сафына 641 яңа кеше өстәлгән. 480 кеше – хастаханәләрдә, 60 яшьтән өлкән булучыларның саны – 314 кеше. 98 кеше авыр хәлдә, 12 кеше ясалма тын алдыру аппаратында ята.
Соңгы тәүлектә 654 кеше хастаханәдән чыгарылган, 38 кешенең үлеме теркәлгән. Республикада барлыгы 3728 кешенең гомерен коронавирус өзгәне расланды.
Республикада 18 яшьтән өлкән булган 3 105 836 кеше яши, шуның 2 484 667се коронавируска каршы прививка ясаткан.
Кичә 9 534 кеше прививка ясаткан.