Коронавирус
5 декабрь 2021, 08:34

Фашизм белән коронавирусны җиңгән әби

Башкортстанда 101 яшьлек Анисия Матвеевна Камышлова коронавирусны җиңгән.

bashinform.ru Фашизм белән коронавирусны җиңгән әбиbashinform.ru Фашизм белән коронавирусны җиңгән әби
Фашизм белән коронавирусны җиңгән әбиФото:bashinform.ru

Шушы көннәрдә аны Күмертаудагы 2 санлы ковид-госпитальдән чыгарганнар.

Федоровка районының Федоровка авылында яшәгән әбекәй ике атна элек кызы белән госпитальгә китерелә. Икесендә дә коронавирус инфекциясе раслана. Кызы әйтүенчә, пенсионерка чирне җиңел генә үткәрмәгән.

Табиблар да олы яшьтәгеләрнең хәлен, үз чирләре күп булу сәбәпле, ковид-19 авырайта, ди. Аларны терелтеп, аякка бастыруда зур рольне үзләренең терелүгә булган ниятләре, теләкләре дә уйный. Анисия Матвеевна сугыш елы баласы, үз гомерендә авырлыкны күп күрә. Аны хәзер легендага тиңлиләр: фашизм белән коронавирусны җиңгән дип йөртәләр. Ул 1871 нче зенит-артиллерия полкы составында Бөек Ватан сугышын үтә, совет гаскәрләрен телефон элемтәсе белән тәэмин итә. Җиңү көнен ул Кенигсберг шәһәрендә каршы ала.

Сугыштан соң гомере буе почта хезмәтендә эшли.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас