Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 декабрь 2021, 16:18

Депутатның QR-коды булмаган

Ә прастуй халыкның “куар-код” дип җанын ашап бетерделәр...

bloknot.ru
Фото:bloknot.ru

Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә  полиция хезмәткәрләре шәһәр думасы утырышына депутатларның QR-кодларын тикшерергә килгән. Халык сайлаучларының берсенә  карата протокол төзегәннәр. Бу хакта дума рәисе Сергей Ларионов хәбәр итә.

Аның сүзләренчә,  полицейскийлар утырыш ахырында килгәннәр һәм депутатларның QR-кодларын тикшерә башлаган. “Гадел Русия”дән шәһәр Думасына сайланган депутат  Евгений Шабановның QR-коды булмаган. Ларионов думага кергәндә QR-кодларны тикшерәләр, әмма Шабанов ансыз да бинага узган, чөнки ул мине кертмәскә хокукыгыз  юк дип кычкырган.

“Минем фикерем –  әгәр  депутат булсаң, син үрнәк булырга тиеш”, – ди дума рәисе. Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәлегенең матбугат хезмәтендә  бу вакыйгага карата соңрак комментарий бирәбез дигәннәр.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: