Барлык яңалыклар
Коронавирус
2 декабрь 2021, 17:19

Башкортстанда прививкалаган кешеләр саны 2 миллионнан арткан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавируска каршы оператив штаб киңәшмәсе үткәрде.

Башкортстанда прививкалаган кешеләр саны 2 миллионнан арткан
Башкортстанда прививкалаган кешеләр саны 2 миллионнан арткан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавируска каршы оператив штаб киңәшмәсе үткәрде.

- Без 2 миллион кешене вакциналап психологик чикне уздык һәм Башкортстандагы өлкән кешеләрнең 80 процентын прививкалау бурычы алдында торабыз, бу 2,484,667 кеше. Ягъни, якынча тагын 480 мең кешегә прививка ясарга кирәк. Бу очракта гына без коллектив иммунитетка ирешә алачакбыз. Без прививкаланмаган кешеләр өчен берничә чикләүче чаралар кабул иттек, алар кайвакыт ризасызлык тудыра. Ләкин без күрәбез, бу чаралар уңай нәтиҗә бирә, чөнки кешеләр безне ишетәләр, үз сәламәтлекләренә һәм тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлегенә җаваплы карыйлар. Гомумән, без республикадагы коронавирус белән вәзгыятьне тотрыклы дип характерлыйбыз. Билгеләнгән санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәүне дәвам итү мөһим, - диде Радий Хәбиров.

Вице-премьер - Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, республикага 2514,683 доза вакциналар кайтарылган. 2 декабрьгә 2,003 946 кешегә беренче компонент белән прививка ясалган. Вакцинацияне 1,756,170 кеше тәмамлаган. Бу прививка ясатырга тиешле халыкның 80,7 һәм 70,7 процентын тәшкил итә.

Вакцинация кампаниясе темплары буенча лидерлар - Бүздәк, Чишмә, Әлшәй, Чакмагыш һәм Уфа районнары. Вакцинациянең түбән темплары Сибай, Белорет һәм Бөрҗән районнарында.

Исегездә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы 183 вакцинация пунктында эшләтә аласыз.

Вице-премьер - Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин шулай ук ​​2 декабрьгә республикада коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 107,696 кеше булуын хәбәр итте. Көн дәвамында COVID-19 инфекциясенең 662 яңа очрагы расланды. Барлыгы 96,602 кеше савыккан, шуларның 658е - соңгы көндә. Табиблар 4 миллион 87 мең тест үткәргән. Максим Забелин билгеләп үткәнчә, регионда йогышлы авырулар өчен караватларның системалы кимүе дәвам итә. Башкортстанда коронавирус белән авыручылар өчен 2985 карават урнаштырылган, ә ай ярым элек аларның саны 8000гә җиткән. Әлеге вакытта буш карават сыйдырышлыгы 22 процент. Моңарчы COVID хастаханәләре итеп үзгәртелгән медицина учреждениеләре гадәти эш режимына кайталар. 15 ноябрьдән көндәлек медицина тикшерүләре дәвам итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1 декабрьдә прививкаланмаганнар өчен яңа чикләүләр көченә керүен искә төшерде.

Шулай ук, республиканың баш дәүләт санитар табибы указы нигезендә, 18 декабрьдән эш бирүчеләр вакцинацияләнмәгән хезмәткәрләрнең эш урынына керүләрен тыярга хокуклы.

Штаб утырышында коронавирусның яңа төре - омикрон таралуы белән хәл турында да сөйләштеләр. Роспотребнадзорның Республика бүлеге начальнигы Анна Казак бу төр COVID-19 инфекциянең тиз йогышлы булуын искәртте. Шул ук вакытта Русиядә, әлегә, омикрон штаммы белән бер генә авыру дә теркәлмәгән. Федераль штаб утырышында коронавирусның яңа төре таралу белән бәйле өстәмә санитар чаралар каралачак.

Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел чараларын үткәрү планнары турында сөйләде.

Балалар бакчаларында бәйрәм чаралары аерым төркемнәрдә генә үткәреләчәк. Бәйрәмгә прививка ясаткан, яки коронавирусны кичергән ата – аналар гына килә алачак.

Мәктәпләрдә Яңа ел чыршысы аерым сыйныфлар өчен генә оештырылачак.

Шул ук вакытта, Яңа ел чаралары 24 декабрьдә муниципалитетларда ачык һавада узачак. Олимпиада һәм ярышларда җиңүчеләр Башкортстан Башлыгы исеменнән бүләкләр алачаклар. Республикада шундый 780 бала бар.

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников шәһәрләрдә һәм районнарда инвалид балаларны өйләрендә котлар өчен мобиль коллективлар оештырылачагын әйтте.

Штаб утырышы тәмамлангач Радий Хәбиров санитар һәм эпидемиологик таләпләрне үтәүне контрольдә тотуны һәм прививкаланмаган кешеләр өчен чикләү чараларын көчәйтергә кушты.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: