Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 декабрь 2021, 15:45

Ял итәргә кем барыр?

Ял йортларының көймәсе комга терәлмәсме?

https://magmetall.ru
https://magmetall.ru

 1 декабрьдән Башкортстанда шифаханә, кунакханә, профилакторий һәм пансиотларга QR-код белән генә кереп була.

Ягъни ковидка каршы вакцинация турында сертификат, яки 6 ай эчендә чирләп-терелү турында белешмә, яки прививка ясатуга медицина каршылыгы турында белешмә таләп ителә. Болар белән бергә ПЦР-тестның кире нәтиҗәсе дә сорала.

Әлбәттә, яңа ел каникуллары алдыннан мондый таләпләр кертелү ял итү учреждениеләре өчен отышлы түгел. Ни дисәң дә, нәкъ шул вакытта алар күбрәк акча эшләп кала. Әмма бүгенге хәвефле заманда тәү урынга сәламәтлек куелганын һәркем аңлый.

“Йоматау” шифаханәсе директоры Андрей Степков әйтүенчә, пациентлар саны кимиячәк, әмма күпкә түгел – якынча исәпләүләр буенча, 6-7 процентка дип фаразлана. “Шифаханәнең үзендә эпидемиологик чаралар катгый үтәлә, – ди ул. – Бездә ял итәргә килүчеләрдә ковид ачыклану очраклары булды инде. Шуңа монда килү белән пациентлар тикшерелә, чиргә шикле кешеләр изоляторга җибәрелә. ПЦР-тест уңай булса, пациент я дәваханәгә озатыла, я өенә кайтарыла”, – ди ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: