Коронавирус
1 декабрь 2021, 07:31

Табиблар: Караңгылык белән көрәшергә кирәк

Нәрсә ул “Мракоборец”?

https://t.me/againstdarkhttps://t.me/againstdark
https://t.me/againstdark

Русиядә “Мракоборец” дигән онлайн-берләшмә булдырылган. Безнеңчә ул “Караңгылык белән көрәшүче” буладыр инде. Бу ресурс фейкларны һәм ковидка каршы прививкалар турында имеш-мимешләрне фаш итү өчен төзелгән.

“Мракоборец | Борцы с антиваксерами” телеграм-каналы авторлары да ковид-диссидентларның фикерләре чынлыкка туры килми икәнлеген раслый, ялган тартучылар турында хәбәрләр җыя.

“Бүген социаль челтәрләрдә вакцинацияне хурлаучы фейк-хәбәрләр һәм фәндә расланмаган мәгълүматлар яшен тизлеге белән тарала. Еш кына алар кешенең аңын томалый торган усал характерда була, – ди Октябрьский шәһәренең 1нче санлы дәваханәсе баш табибы Сергей Иванов. – Ә мондый ресурслар бик кирәкле. Интернетта да ихаталардагы язуларны кемдер чистартырга тиеш”.

“Мракоборец” ресурсы ике атна эшләү вакытында вакцинациягә каршы эш алып барган берничә аккаунты “тозакка алган” да инде.

“Мондый каналның барлыкка килүе – яхшы күренеш. Чөнки бүген кешеләр мәгълүмат сазлыгында югалып кала: алар кемгә ышанырга белми. Кайда яхшы, ә кайда ялган икәнлеген аңларга ярдәм итүче ресурслар бик кирәк иде”, – ди Уфаның 3нче санлы балалар поликлиникасының баш табибы Римма Ганиева.

Әле “Мракоборец” берләшмәсенә 2 меңнән күбрәк кеше кушылган. Адресы – https://t.me/againstdark.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас