Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 ноябрь 2021, 14:02

Омикрон янында яшәү куркынычмы?

Көньяк Африка республикасында ковидка караш, Русиядәгегә караганда, нык аерыла.

rusplt.ru
rusplt.ru

Африканың көньягында коронавирусның яңа штаммы ачыкланды. Аңа “омикрон” дигән исем бирелде. Ул бик күп санлы мутацияләргә ия, тиз тарала, диләр. Хәлләр чынлап та шулай куркынычмы икән?

Көньяк Африка республикасында яшәүче русияле Ксения Рашкович “Газета. Ru” басмасына үзе яшәгән урындагы хәлләр турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, биредәге халык “омикрон” штаммы барлыкка килүенә әллә ни хафаланмаган.

“Гомумән, Көньяк Африка республикасында ковидка караш, Русиядәгегә караганда, нык аерыла. Монда вирус турында имеш-мимешләргә ышанучылар күп, әмма, хәтта шулай булуга карамастан, барысы да тыныч. Президент Сирил Ромапоса рәсми чыгыш ясамады, димәк, локдаун булмаячак. Әлегә бернинди кискен чаралар кабул ителмәде. Шулай да моңа кадәр кертелгән чикләүләрне катгый үтиләр. Сәүдә үзәкләренә, рестораннарга маскасыз кертмиләр. Ә болай барсы да тыныч. Бары Европа гына ишекләрне яба”, – ди ул.

Бүген “омикрон” Европаның берничә илендә – Германия, Чехия, Италия, Британия, Нидерландлар һәм Бельгиядә ачыкланган. Шулай ук Гонконг, Израиль һәм Австралиядә дә әлеге штаммны йоктыру очраклары теркәлгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: