Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 ноябрь 2021, 20:55

Чигенергә ашыкмый

Бер котылырбыз да бит... Кайчан соң?

ufa.rbc.ru
Фото:ufa.rbc.ru

Башкортстанда бүгенге көндә барлыгы 106 370 кешедә коронавирус теркәлгән.  Яңа очраклар   667 кешедә ачыкланган.

Стационарларда 476 кеше дәвалана. Шуларның 309ы яше – 60тан өстә. Кызганычка каршы,  86 коронавируслы пациентның хәле авыр дип бәяләнә.  12 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

7064 башкортстанлы бүгенге көндә өйләрендә амбулатор рәвештә дәвалана. Шуларның 5125е (!) 60 яшьтән өлкәнрәк.

Соңгы тәүлектә 663 кеше терелеп чыккан. Барлыгы исә  95 285 кеше коронавирусны җиңгән дип исәпләнә.

Соңгы тәүлектә COVID-19дан 34 кеше гомере өзелгән. “Таҗлы” вирус аркасында барлыгы 3545 (!) кеше мәңгелеккә күзләрен йомган.

COVID-19дан вакцинация планы Башкортстанда – 2  48 667 кеше (республикада өлкән яшьтәгеләрнең гомум  саны – 3 105 836 кеше).

Башкортстанга барлыгы 2 514 683 доза вакцина кайтарылган.

Вакцинацияне тулысынча (1 һәм 2 компонент белән) 1 722 936 кеше тәмамлаган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: