Коронавирус
29 ноябрь 2021, 07:03

“Омикрон-штамм”ның билгеләре нинди?

Белүебезчә, коронавирусның яңа төре барлыкка килде.

UfaTime.ruUfaTime.ru
Фото:UfaTime.ru

Көньяк Африка медицина ассоциациясе рәисе Анжелика Кутзее коронавирусның яңа штаммы барлыкка килүгә карата беренчеләрдән булып хәвефләнүен белдерде. Соңгы 10 көндә ул COVID-19 диагнозы расланган 30лап пациентны кабул иткән. Ул аларда моңа кадәр очрамаган билгеләрне ачыклаган.

Табиб сүзләренчә, бу пациентларны дәваханәгә яшьләргә хас булмаган коточкыч арыганлык китергән.  Аларның күпчелеге – 40 яшькә кадәрге ир-атлар.  Яртысыннан азрагы вакцина ясаткан булган.

Анжелика Кутзее  шуны да өстәгән, пациентларның җиңелчә мускуллары, тамаклары авырткан, алар коры ютәлдән җәфаланган. Кайсыберләрендә генә  бик үк югары булмаган тән температурасы теркәлгән. Коронавирусның бу җиңел билгеләре ковидның авыррак үтә торган вариантларыннан аерлып торган.

 

Табиб сәламәтлек саклау системасы өлкәсендәге   белгечләрне “Дельта”-штаммга туры килмәгән клиник картина турында кисәтә.

Галимнәр коронавирус инфекциясенең яңа варианты күпсанлы мутацияләргә ия, дип билгели. Барлыгы 50 мутация ачыкланган, шуларның 30ы – вирусның аксымында. 

Чыганак: UfaTime.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас