Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 ноябрь 2021, 12:15

Шалтыратыгыз: өйгә китереп бирерләр!

   Үзизоляция чорында өлкән яшьтәге кешеләр, заказ биреп, өенә азык-төлек китертә ала икән дип ишеттем. Кайда мөрәҗәгать итәргә икән?

Шалтыратыгыз: өйгә китереп бирерләр!
Шалтыратыгыз: өйгә китереп бирерләр!

   Үзизоляция чорында өлкән яшьтәге кешеләр, заказ биреп, өенә азык-төлек китертә ала икән дип ишеттем. Кайда мөрәҗәгать итәргә икән?

   - Узган елның март аенда барлыкка килгән Координацион үзәк 13 октябрьдән алып үз эшен җанландырып җибәрде,- ди бу уңайдан Республика халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Ольга Котельникова.- “Кайнар линия” телефоны – 8-800-775-00-14. Ул нәкъ менә азык-төлек, медикаментларны (шалтыратучы исәбенә) йортка бушлай китереп бирү һәм чүпне түгүгә гаризалар кабул итү өчен булдырылды. Әлеге телефон аша яше 65тән арткан һәм үзизоляциядә булган, хроник чирләр белән интегүчеләр шалтырата ала.

   13-22 октябрьдә “кайнар линия”гә Ишембай, Агыйдел, Чишмә һәм Чакмагыш районнарыннан, Уфадан 116 шалтырату булган.

   Фото: rcson.mintrudrb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: