Вакцина ясатучылар арткан саен, чир дә кимүгә табан бара дисәләр дә, авыруга дучар кешеләр саны күп шул әле...
КОВИД-19 башланган чордан алып республикада барлыгы 105038 кеше авырырга өлгергән. Әле яңа чир эләктерүчеләр саны 669 кеше.
Бүгенге көндә стационарларда 468 кеше дәвалана, шуларның 308е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 74 кешенең хәле авыр, 11 кеше – ИВЛ аппаратында.
7136 кеше өйләрендә дәвалану курсы ала, шуларның 5342се – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Бер тәүлек эчендә 13659 кеше вакцина ясаткан.
Чирдән вафат булучыларның гомум саны 3479га җитте, шуларның 3101е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Фото: msmsu.ru